Онлайн трансляция

Свернуть

Казандагы төнге клубларның берсендә 3 яшьүсмер агуланган

Казандагы төнге клубларның берсендә 3 яшьүсмер агуланган

https://tnv.ru

08 Ноябрь 2023, 12:21

175

0

Казандагы төнге клубларның берсендә 3 яшьүсмер агуланган
Казандагы төнге клубларның берсендә 3 яшьүсмер агуланган. Нидер эчкәнме алар? Тартканмы, иснәгәнме? Хәзер моны хокук сакчылары ачыклый.

Беренчел мәгълүмат буенча, кыз һәм егетләр алкогольгә нәрсәдер кушкан булырга мөмкин. Аның тәэсире шулкадәр көчле була ки, берсе аңын югалтып комага китә. Өчесен дә ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар. Икесен реанимация бүлегенә үк. Балаларны коткарып кала алганнар алуын, әмма сораулар бик күп.

Ни өчен соңгы вакытта — нәрсәдән икәне билгесез булган агулану очраклары артты? Яшьләр нәрсә эчә һәм әти-әниләр нигә аларны контрольдә тотмый? Рания Абдрахманова тулырак.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар