Онлайн трансляция

Свернуть

Сыртланова һәм Хөсәен Мәүлетов урамнарында хәрәкәтне чикләү ел ахырына кадәр озайтылды

Сыртланова һәм Хөсәен Мәүлетов урамнарында хәрәкәтне чикләү ел ахырына кадәр озайтылды

https://tnv.ru

13 Ноябрь 2023, 15:49

Казанда Сыртланова һәм Хөсәен Мәүлетов урамнарында транспорт хәрәкәтен чикләүне озайттылар. Бу суүткәргеч участогын реконструкцияләү белән бәйле, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Юлны 31 декабрьгә кадәр түбәндәге участокларда өлешчә ябачаклар:

Сыртланова ур., Хөсәен Мәүлетов урамы белән киселешкән урында;

Сыртланова ур.; 5 нче йорт янында;

Сыртланова ур.,1 нче һәм 5 нче йортлар янында;

Сыртланова ур., 9 нчы һәм 11 нче йортлар арасындагы урында;

Сыртланова ур., Гарифьянов урамы белән киселешкән урында;

Хөсәен Мәүлетов ур., 17 нче йорт янында Сыртланова урамы ягыннан;

Хөсәен Мәүлетов ур., 17е (корп.5) йорты янында;

Хөсәен Мәүлетов ур., 17е (корп.2) йорты янында, юлның өлешчә ябылуы һәм җирле юлның тулысынча ябылуы.

Фото: ТНВ, Алмаз Шиһабетдинов

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар