Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда пенсионер мошенникларга 300 мең сум акча тапшырган

Казанда пенсионер мошенникларга 300 мең сум акча тапшырган

https://tnv.ru

30 Ноябрь 2023, 16:45

37

0

Казанда пенсионер мошенникларга 300 мең сум акча тапшырган
Казан пенсионеры мошенникларның хәйләләренә эләгә һәм 300 мең сумга якын акчасын югалта. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зыян күрүченең сүзләренчә, аңа таныш булмаган ир-ат шалтыраткан, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Ул пенсионер ханымнан җыелган акчалары бармы дип сораган. Пенсионерны хәзерге вакытта зур сумманы бер счетта сакларга ярамый дип ышандыра һәм ярдәм тәкъдим итә. Хатын-кыз аферистка ышана һәм аңа якынча 300 мең сум акча күчерә.

Әлеге хәл буенча «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре белән җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров