Онлайн трансляция

Свернуть

Җиңү проспекты һәм Бертуган Касыймовлар, Зорге урамнары участокларында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

Җиңү проспекты һәм Бертуган Касыймовлар, Зорге урамнары участокларында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

https://tnv.ru

11 Декабрь 2023, 16:23

108

0

Казанда Җиңү проспекты һәм Бертуган Касыймовлар һәм Рихард Зорге урамнары участокларында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Бу суүткәргеч участогын реконструкцияләү белән бәйле. бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл 13-30 декабрьдә түбәндәге участокларда өлешчә ябылачак:

Җиңү проспекты, 35, 40а, 43, 45, 56 нчы номерлы биналар каршында;

Җиңү проспекты, 35, 45к1 номерлы биналары каршында Рихард Зорге урамына таба хәрәкәт юнәлешендә;

Бертуган Касыймовлар урамы, 38, 40а, 48, 82 нче номерлы биналар каршында Җиңү проспекты ягына таба хәрәкәт юнәлешендә;

Бертуган Касыймовлар урамы, 70, 80а номерлы биналар каршында Рихард Зорге урамына таба хәрәкәт юнәлешендә;

Рихард Зорге урамы, 28 нче номерлы бина каршында Бертуган Касыймовлар урамына таба хәрәкәт юнәлешендә.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар