Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда хатын-кызлар абортларны тыюга каршы пикетка чыкты

Казанда хатын-кызлар абортларны тыюга каршы пикетка чыкты

https://tnv.ru

12 Декабрь 2023, 09:52

62

0

Казанда хатын-кызлар абортларны тыюга каршы пикетка чыкты
"Абортларны тыю - проблеманы хәл итми", "Сабый көтеп алынган булырга тиеш" - шундый плакатлар күтәргән хатын-кызлар бу якшәмбе пикетка чыкты.

 Казанның Кәрим Тинчурин скверына ике дистәгә якын кеше җыелды. Соңгы берничә айда ил буенча - «шәхси клиникаларда аборт ясатуны тыярга кирәк» дигән тәкъдимнәр яңгырый. Җәмгыяттә, социаль челтәрләрдә фикер алышулар бара.

Әлеге пикетта катнашучылар: шәхси клиникалардан бу хезмәтне күрсәтү өчен бирелгән лицензияне тартып алу - демография мәсәләсен хәл итми, дип саный. Ул яшерен абортлар санын арттырырга мөмкин, диләр. Сәламәтлек саклау министрлыгының бу мәсәләгә карашы нинди? Алия Сабирова репортажы.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар