https://tnv.ru
13 Декабрь 2023, 09:49
57
0
Казан югары танк команда училищесының 105 еллыгы алдыннан «Яшь танкист йорты» юнармия үзәгендә Ватан Геройлары көненә багышланган хәрби-патриотик чара узачак, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Очрашуда катнашучылар яшьләрне патриотик тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышачак, чарада махсус операциядә катнашучылар да булачак. Шулай ук «Россия танкистлары берлеге» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең 2023 елның беренче өч кварталындагы эшчәнлеге буенча хисап тыңланачак.
Чара яшь армиячеләр арасында рәсемнәр конкурсына йомгак ясау һәм Россия танкистларының батырлыклары турында «ГВАРТ» сериясе китапларын уйнату белән тәмамланачак.
Фото: kzn.ru, Денис Гордийко

Бүлешергә
Комментарии 0