https://tnv.ru
21 Декабрь 2023, 10:15
512
0
Казанда яшәүче 30 яшьлек хатын-кыз мошенниклар белән элемтәгә керә һәм 17 мең сум акча югалта. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Зыян күрүченең сүзләренчә, сайтларның берсендә ул куртка сату турында белдерү элгән. Берникадәр вакыттан соң аңа сатып алучыдан хәбәр килә - ул акча күчерү өчен сылтама җибәрә. Казанда яшәүче хатын-кыз билгесез сайтка күчә һәм үзенең банк картасы мәгълүматларын кертә, шуннан соң аның счетыннан 17 мең сум акча алына.
Зыян күрүче «Мәскәү» полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. РФ Җинаять кодексының «Банк счетыннан урлау» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay
Бүлешергә
Комментарии 0