Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Әсфәндияр, Златослав һәм Евангелина

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Әсфәндияр, Златослав һәм Евангелина

https://tnv.ru

25 Декабрь 2023, 12:35

77

0

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Әсфәндияр, Златослав һәм Евангелина
Узган атнада, 18 декабрьдән 24 декабрьгә кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 413 бала — 219 малай һәм 194 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 246 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Иң кечкенә сабый 1050 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 4950 грамм тәшкил иткән.

Атнаның иң популяр исемнәр арасында Давид, Раян, Ринат, Марк, Әмир, Сафия, Мирослава, София, Эмилия, Асель һәм Варвара булган, ә иң сирәк исемнәр — Әсфәндияр, Томас, Тигран, Фәрид, Әльфәт, Алихан, Клим, Айбулат, Эльмар, Златослава, Язилә, Реналия, Гөлнар, Даная, Агнес, Таймия һәм Евангелина.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар