Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның юл хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчкән

Казанның юл хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчкән

https://tnv.ru

25 Декабрь 2023, 17:08

179

0

Казанның юл хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчкән
Кар яву сәбәпле, Казанның юл хезмәтләре 24 нче декабрь киченнән тәүлек әйләнәсе көчәйтелгән эш режимына күчте, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Төнлә шәһәр урамнарыннан 2,5 мең тоннага якын кар чыгарылган, ә тәүлек эчендә юлларда 1,5 мең тонна бозга каршы материал кулланылган.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 24 нче декабрьдән 25 нче декабрьгә каршы төндә 11 мм кар яуган, декабрь башыннан – 42,2 мм (бу айлык норманың 84% ын тәшкил итә (50 мм).

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров