Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Юлиус Фучик урамы буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

Казанда Юлиус Фучик урамы буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

https://tnv.ru

09 Январь 2024, 15:33

45

0

Казанда Юлиус Фучик урамы буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк
11 гыйнвардан алып 30 гыйнварга кадәр Юлиус Фучик урамында Минск урамы белән Ломжа урамы ягына таба киселеш урынында юл һәм тротуар ябылачак.Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Участокта җылылык үткәргеч трассасы төзү буенча эшләр планлаштырылган. Бу «Фучик» станциясеннән «Сахаров» станциясенә кадәр метрополитенның икенче линиясен төзү өчен кирәк.

Эшләр барышында автотранспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте иминлеге, шулай ук җирле халыкны һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларның хезмәткәрләрен тоткарлыксыз үткәрү тәэмин ителәчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар