Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Җәннәт, Сәгыйть, Микаэль һәм Айхана

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Җәннәт, Сәгыйть, Микаэль һәм Айхана

https://tnv.ru

16 Январь 2024, 12:56

179

0

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Җәннәт, Сәгыйть, Микаэль һәм Айхана
Узган атнада, 8 гыйнвардан 14 гыйнварга кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 331 бала - 171 малай һәм 160 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 149 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Иң кечкенә сабый 1 380 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 5 110 грамм тәшкил иткән.

Атнаның иң популяр исемнәр арасында Эмир, Әмир, Кәрим, Алим, Эмиль, Давид, Ева, Камилә, Рамина, Ясминә, Мария, Амелия, Мәрьям, Камилла һәм Сафия булган, ә иң сирәк исемнәр – Җәннәт, Хәбиб, Сәгыйть, Эльмар, Мөнир, Алдияр, Олег, Микаэль, Саламат, Айхана, Җәмилә, Эрикә, Асмира, Марьяна, Таира, Зилена, Герда, Аглая һәм Аяна.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров