Онлайн трансляция

Свернуть

Мошенниклар Казан пенсионерын 600 мең сумга алдаганнар

Мошенниклар Казан пенсионерын 600 мең сумга алдаганнар

https://tnv.ru

17 Январь 2024, 14:58

43

0

Мошенниклар Казан пенсионерын 600 мең сумга алдаганнар
Мошенниклар Казан пенсионерын хәйлә белән алдап, 600 мең сум акчасын урлаганнар.

83 яшьлек ир-ат «Савиново» полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итә. Зыян күрүченең сүзләренчә, гыйнварда аңа билгесез кеше шалтыраткан һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Мошенник аферистларның өлкән кешегә кулланучылар кредитын рәсмиләштерергә тырышуларын хәбәр итә һәм моны булдырмас өчен куркынычсыз счетны ашыгыч рәвештә тулыландырырга кирәклеген ассызыклый. Пенсионер шалтыраткан ир-атка ышана, үз хисабыннан 600 мең сумнан артык акча ала һәм аларны алдакчыларга күчерә.

РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче өлешендә каралган «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров