Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда яуган карны ничә көндә чыгарып бетерәчәкләре билгеле булды

Казанда яуган карны ничә көндә чыгарып бетерәчәкләре билгеле булды

https://tnv.ru

22 Январь 2024, 15:57

197

0

Казанда яуган карны ничә көндә чыгарып бетерәчәкләре билгеле булды
Казанда кар апокалипсисы китергән галәмәтләрне бетерү өчен ике атна вакыт кирәк булачак. Сүз барлык категориядәге юлларны һәм тротуарларны чистарту, шулай ук карны чыгару турында бара. Бу хакта Мэриядә узган «эшлекле дүшәмбе» дә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.

Куляжев сүзләренчә, 17 гыйнвардан бүгенге көнгә кадәр шәһәрдә айлык явым-төшем нормасының 106%, гыйнвар дәвамында норманың 159% яуган. Бу көннәрдә кар катламы бер метрга кадәр җиткән.

Фото: Денис Гордийко, kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар