https://tnv.ru
22 Январь 2024, 15:43
195
0
Узган атнада, 15 гыйнвардан 21 гыйнварга кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 314 бала — 166 малай һәм 148 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 122 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Иң кечкенә сабый 2200 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 4730 грамм тәшкил иткән.
Атнаның иң популяр исемнәр арасында Александр, Ратмир, Кәрим, Эмиль, Демид, Раян, Тимофей, Ева, Сафия, Айлин һәм Рояна булган, ә иң сирәк исемнәр - Астемир, Азим, Тикан, Осман, Каюм, Габдерахим, Эван, Фоат, Айрат, Ильзира, Ивета, Данелия, Евдокия, Аливия һәм Лукерья.
Фото: pixabay

Бүлешергә
Комментарии 0