Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Фоат, Айрат, Аливия һәм Лукерья

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Фоат, Айрат, Аливия һәм Лукерья

https://tnv.ru

22 Январь 2024, 15:43

193

0

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Фоат, Айрат, Аливия һәм Лукерья
Узган атнада, 15 гыйнвардан 21 гыйнварга кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 314 бала — 166 малай һәм 148 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 122 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Иң кечкенә сабый 2200 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 4730 грамм тәшкил иткән.

Атнаның иң популяр исемнәр арасында Александр, Ратмир, Кәрим, Эмиль, Демид, Раян, Тимофей, Ева, Сафия, Айлин һәм Рояна булган, ә иң сирәк исемнәр -  Астемир, Азим, Тикан, Осман, Каюм, Габдерахим, Эван, Фоат, Айрат, Ильзира, Ивета, Данелия, Евдокия, Аливия һәм Лукерья.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров