https://tnv.ru
23 Январь 2024, 13:14
33
0
Бу көннәрдә Казан урамнарында транспорт бөкеләре 10 баллга җитте. Икенче атна рәттән юл хәлләрен шундый югары күрсәткеч белән бәялиләр. Кар салып, магистральләрнең тараюы, урыны белән аварияләр моңа сәбәпче була. Гәрчә, иртән байтак кеше машина белән чыкмаса да. Чөнки башкалада чистартылмаган урыннар күп әле.
Тракторлар килеп карны эттермичә - йөри торган түгел. Ялларда халык бердәм булып ишегалларын кардан арындырырга чыкты. Мондый өмәләр Казанның барлык районнарында да үтте. Хуҗалык товарлары кибетләрендә көрәкләр сатылып бетә язды, игъланнар сайты "кар көрәргә булышам" дигән белдерүләр белән тулды. "Татарстан хәбәрләре" бу мәсьәлә буенча зур материал әзерләде.

Бүлешергә
Комментарии 0