Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Есфирь, Райкелла, Николь һәм Ландыш

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Есфирь, Райкелла, Николь һәм Ландыш

https://tnv.ru

29 Январь 2024, 14:17

154

0

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Есфирь, Райкелла, Николь һәм Ландыш
Узган атнада, 22 гыйнвардан 28 гыйнварга кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 417 бала — 226 малай һәм 191 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 148 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Иң кечкенә сабый 1 100 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 4690 грамм тәшкил иткән.

Атнаның иң популяр исемнәр арасында Әмир, Амир, Тимур, Мирон, Шамил, Самир, Кәрим, Ясминә, Виктория, Алинә, Диләрә, Кира һәм Зәринә булган, ә иң сирәк исемнәр -  Добрыня, Кир, Добромир, Арес, Святослав, Камаль, Адам, Ингварр, Есфирь, Райкелла, Николь, Ландыш, Әсмә, Лилиана һәм Амэлия.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров