https://tnv.ru
30 Январь 2024, 12:10
51
0

Казанда шәһәрнең берничә районында транспорт хәрәкәте 10 айга чикләнгән. Участокларда җир өсте җәяүлеләр кичү урыннарының лифтларын урнаштыру буенча эшләр башкарылачак, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе.
29 гыйнвардан 30 ноябрьгә кадәр түбәндәге территорияләр ябылачак:
Оренбург тракты 209б номерлы бина янында – Җиңү проспекты һәм Бертуган Баталловлар урамы ягына хәрәкәт юнәлешендә;
Җиңү проспекты Ак.Глушко урамы белән киселешкән урында (төнге вакытта ябылу);
Ф.Әмирхан урамы 17 нче йорт янында – Чистай урамы һәм Ямашев проспекты ягына хәрәкәт юнәлешендә;
Ямашев проспекты 35 нче йортның 3 нче корпусы янында – Себер тракты буенча Чистай урамы ягына (төнге вакытта ябылу);
Павлюхин урамы – Халев урамы белән киселешкән урында.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0