Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Дәрвишләр бистәсендә 11 яшьлек малай өстенә боз сөңгесе төшкән

Казанның Дәрвишләр бистәсендә 11 яшьлек малай өстенә боз сөңгесе төшкән

https://tnv.ru

06 Февраль 2024, 10:40

198

0

Казанның Дәрвишләр бистәсендә 11 яшьлек малай өстенә боз сөңгесе төшкән
Казанның Дәрвишләр бистәсендә 11 яшьлек малай өстенә боз сөңгесе төшкән. Көн җылы торганлыктан, Татарстанда түбәләрдән кар һәм боз төшү очраклары күбәйде.

Шундый хәл Казанның Дәрвишләр бистәсендә килеп чыга. 11 яшьлек малай өстенә боз сөңгесе төшкән. Ул анда дуслары белән уйнап йөргән була. Баланы ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр. Прокуратура тикшерү алып бара.

Түбәләрне кар һәм боз сөңгеләреннән чистартмауга Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Яшел Үзән, Кукмара районнарында яшәүчеләр "Халык контроле" порталы аша зарлана. Рузәл Шәрипов репортажы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров