https://tnv.ru
07 Февраль 2024, 15:41
289
0
Казанның Юдино бистәсендәге Ильич урамындагы йортларның берсендә яшәүче 35 яшьлек ир-ат бишенче кат тәрәзәсеннән ике яшьлек баланы ыргыткан, дип хәбәр итте Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте.
Бала карга төшә. Баланы медицина учреждениесенә алып киләләр, анда аның кулын сындыру һәм баш миен имгәтү диагнозы куела. Ир-атны тоткарлаганнар.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ул исерек хәлдә булган. Тикшерүчеләр тарафыннан җинаять эше кузгатылган.
Социаль челтәрләрдә хәбәр итүләренчә, ир-ат фатирда янгын башланган дип уйлый һәм баласын коткарып калырга омтыла.

Бүлешергә
Комментарии 0