https://tnv.ru
13 Февраль 2024, 10:35
206
0

Казанда шимбә көнне - 4 кеше зыян күргән авариянең сәбәпләрен ачыклауны дәвам иттеләр. Авария китереп чыгарган егеткә карата суд-медицина экспертизасы уздырыла.
Автомобиль беркайда да теркәлмәгән булганлыктан, аның кемнеке булуын - әле ачыклый алмаганнар. Машина йөртүче берюлы 7 кагыйдәне бозган һәм бу очракта кешеләрнең үлмәве - могҗизага тиң! Исегезгә төшерәбез, чит ил машинасы белән идарә итүче 25 яшьлек егет - җәяүлеләр юлыннан чыгып баручы бер төркем кешене бәрдергән иде. Алар барысы да хастаханәгә эләгә.
Бу машина Татарстанга кайчан килгән? Йөртүчесенең моңарчы нинди хокук бозулары булган? Хәзер аңа нәрсә яный? Рания Абдрахманова репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0