Онлайн трансляция

Свернуть

"Киләчәк уеннары" вакытында Казан урамнарында чикләүләр кертелә! Исемлек

"Киләчәк уеннары" вакытында Казан урамнарында чикләүләр кертелә! Исемлек

https://tnv.ru

16 Февраль 2024, 10:08

42

0

"Киләчәк уеннары" вакытында Казан урамнарында чикләүләр кертелә! Исемлек
Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, «Киләчәк уеннары» халыкара турнирын уздыруга бәйле рәвештә берничә урам буйлап автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

17 февральдән 28 февральгә кадәр чикләү Абдулла Бичурин урамында – Чистай урамындагы 46 нчы йорттан алып Сибгат Хәким урамына кадәр гамәлдә булачак.

21 февральдән 28 февральгә кадәр Казан дәүләт циркы периметры буенча җирле юлларда хәрәкәтне чикләү кертеләчәк (Меңьеллык мәйданы, 2). Чикләүләр Кремль яр буеннан һәм Кремль күпереннән Үзәк стадионның көнчыгыш ягы алдындагы Меңьеллык мәйданындагы парковка зонасына кадәр (Ташаяк ур., 2а), күрсәтелгән парковка зонасының бер өлешен кертеп, җир асты җәяүлеләр кичүенә кадәр гамәлдә булачак.

21 февральдән 1 мартка кадәр Һади Такташ урамы буенча Спартак урамыннан Марсель Сәлимҗанов урамына кадәр, шулай ук Марсель Сәлимҗанов урамының сул ягында Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк бинасы (Спартак ур., 2) каршында керү кесәләрендә хәрәкәт чикләнәчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров