Онлайн трансляция

Свернуть

45 яшьлек футболчы Казанда матч вакытында инфаркттан вафат була

45 яшьлек футболчы Казанда матч вакытында инфаркттан вафат була

https://tnv.ru

19 Февраль 2024, 11:14

182

0

Казанда «Физра» манежында үткән һәвәскәрләр футбол лигасы уены барышында 45 яшьлек спортчы вафат булды, дип хәбәр итә KazanFirst басмасы.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, футболчының үлеменең беренчел сәбәбе - инфаркт. Ир-ат уен вакытында ук аңын югалткан. Урынга оператив рәвештә "ашыгыч ярдәм" бригадасы килә.

Ләкин табиблар ир-атны коткара алмаган. Ир-атның «Аккумуляторы России» командасы өчен уйнавы билгеле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар