Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда ике урамда хәрәкәт чикләнәчәк

Казанда ике урамда хәрәкәт чикләнәчәк

https://tnv.ru

19 Февраль 2024, 15:45

96

0

Казанда ике урамда хәрәкәт чикләнәчәк
Казанда Чернышевский һәм Рөстәм Яхин урамнарында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк. Бу суүткәргеч трассасы төзелеше белән бәйле, диелә шәһәр мэриясе сайтында.

4 марттан 14 апрельгә кадәр Чернышевский урамындагы 32 нче йорт янында Гаяз Исхакый урамына таба хәрәкәт юнәлешендә юл өлешчә ябылачак.

Шул ук чорда Рөстәм Яхин урамындагы 5 нче йорт янында Мәскәү урамына таба хәрәкәт юнәлешендә хәрәкәт чикләнәчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар