https://tnv.ru
26 Февраль 2024, 11:56
153
0
Узган атнада, 19 февральдән 25 февральгә кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 367 бала — 194 малай һәм 173 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 155 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Иң кечкенә сабый 1 720 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 5090 грамм тәшкил иткән.
Атнаның иң популяр исемнәр арасында Кәрим, Артур, Матвей, Данил, Ева, София, Ясминә, Камилә, Эмилия һәм Риана булган, ә иң сирәк исемнәр - Даян, Аян, Аим, Рәүф, Раниф, Раян, Ихлас, Мирабэлла, Паулина, Фирүзә, Алесия, Ася һәм Майя.
Фото: pixabay

Бүлешергә
Комментарии 0