Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Татарстанның атказанган табибы Марат Садыйков истәлеген мәңгеләштерәчәкләр

Казанда Татарстанның атказанган табибы Марат Садыйков истәлеген мәңгеләштерәчәкләр

https://tnv.ru

27 Февраль 2024, 10:45

194

0

Казанда Татарстанның атказанган табибы Марат Садыйков истәлеген мәңгеләштерәчәкләр
Казанда Татарстанның атказанган табибы Марат Садыйков истәлеген мәңгеләштерәчәкләр. Мемориаль такта 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе бинасы фасадында пәйда булачак. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карары ТР хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

"2008-2018 елларда Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы булып ТР атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, 2018-2023 елларда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков эшләде", – дип татар һәм рус телләрендә язылачак.

Марат Садыйков 2023 елның 29 гыйнварында вафат була. Россия Президенты Владимир Путин Указы белән сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы эше өчен, үлгәннән соң, Пирогов орденына лаек була.

Фото: Денис Гордийко, kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров