Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Идел буе һәм Совет районнарының кайбер йортларында су яшел төскә керергә мөмкин

Иртәгә Идел буе һәм Совет районнарының кайбер йортларында су яшел төскә керергә мөмкин

https://tnv.ru

28 Февраль 2024, 15:47

50

0

Иртәгә Идел буе һәм Совет районнарының кайбер йортларында су яшел төскә керергә мөмкин
Иртәгә Казанның Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда су яшел төскә керәчәк. Бу «Азино» котельныйсының магистраль җылылык үткәргечләрендәге суга «Уранин-А» буягычын салу белән бәйле, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

«Казан җылылык челтәрләре» белгечләре шул рәвешле җылылык үткәргечләрендә су агып чыгу урыннарын билгеләячәк. Яшел су агып чыгу очрагы ачыкланса, бу хакта +7(843)291-87-95 телефон номеры буенча диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

 «Уранин-А» буягычы кешеләр сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китерми.

Фото: Денис Гордийко, kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар