Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан башкаласы узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады

Татарстан башкаласы узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады

https://tnv.ru

29 Февраль 2024, 14:43

37

0

Татарстан башкаласы узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады
Кичә Татарстан башкаласы узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Анда федераль гына түгел, ә халыкара дәрәҗәдәге казанышларга да, дистә еллар буе хәл ителми торган катлаулы мәсьәләләргә дә урын бар.

Казан шәһәр Думасы сессиясендә Рөстәм Миңнеханов катнашты. Илсур Метшин утырышта: Казанда - коляска белән бәби этеп йөргән әниләр һәм төзелеш краннары күп икән - димәк, шәһәр үсештә, дип белдерде. Былтыргы күрсәткечләргә күз салсак, Казанда 2023нче елда рекордлы күләмдә торак төзелгән, 20 меңгә якын бала туган. Бу исә, билгеле проблемалар да китереп чыгара, мәктәпләрдә урын җитми, кадрлар кытлыгы, инфраструктура искерү.

Ни өчен Казанның магнит-шәһәргә әйләнә баруы турында Рания Абдрахмнова сөйләр.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров