https://tnv.ru
05 Март 2024, 12:55
57
0
Быел «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проектын һәм «БРИКС илләре саммиты – 2024 маршрутлары буенча урам-юл челтәрен ремонтлау» программасын гамәлгә ашыру буенча эшләр Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарындагы алты объектны колачлаячак. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә район администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов хәбәр итте, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
«Копылов, Гаврилов, Фатыйх Әмирхан, Чистай урамнарында, Ямашев проспектында һәм «Миллениум» күпере янындагы юл чишелешендә барлыгы 8 километрдан артык озынлыктагы алты объектны ремонтлау планлаштырыла», – дип өстәде ул.
Фото: kzn.ru, Денис Гордийко

Бүлешергә
Комментарии 0