https://tnv.ru
13 Март 2024, 09:40
182
0
17 мартта, Президент сайлауларының соңгы көнендә, Казанда җәмәгать транспорты хәрәкәте көчәйтеләчәк. Бу хакта шәһәр транспорт комитетының телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
Автобус, троллейбус һәм трамвай маршрутларының эшен көчәйтү 13:00 сәгатьтән бәйрәм чаралары тәмамланганчыга кадәр планлаштырыла. Тавыш бирүчеләр транспортта бушлай йөри алачак.
Көчәйтүләр Ямашев проспекты буенча баручы 10, 10а, 18, 28, 28а, 33, 35, 35а санлы автобусларга 36, 45, 46, 49, 55, 60, 5, 5а, 6 нчы трамвайлар һәм 2, 13 нче санлы троллейбусларга кагыла. Шулай ук бу Әмирхан проспекты буенча баручы 28, 28а, 43, 54 номерлы автобусларга да кагылачак.
Сайлау участоклары 15-17 март 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.
Кандидатлар: «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФ партиясеннән Николай Харитонов, ЛДПР партиясеннән Леонид Слуцкий һәм үз-үзен тәкъдим итүче Владимир Путин.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0