Онлайн трансляция

Свернуть

Әдилә Сәфарова: "Без "подружка"ларга авыз ачтырырга тиеш түгел, фәкыйрьләрне эзләп табарга тиеш"

Әдилә Сәфарова: "Без "подружка"ларга авыз ачтырырга тиеш түгел, фәкыйрьләрне эзләп табарга тиеш"

https://tnv.ru

29 Март 2024, 15:15

4774

1

Әдилә Сәфарова: "Без "подружка"ларга авыз ачтырырга тиеш түгел, фәкыйрьләрне эзләп табарга тиеш"
ТНВ каналында чыгучы "Манзара" тапшыруы алып баручысы Әдилә Сәфарова Ифтарлар уздыруга карата үз фикерен әйтте.

"Ничә ел ифтарларны күзәтәм. Берничә бай хатын күрешә дә, бай булмаса да, хәлле инде, "подружкалар", авыз ачалар. Бер көнне берсенә кунакка баралар, бер көнне берсенә. Купшы табын әзерләнгән булса, и тотыналар мактарга! Табын әзерләп торасы килмәгәннәр заказ бирә. Яки ресторанга чакыра. Ресторанда бер кешегә ифтар табыны 1400-2000 сум. Шуны унга тапкырласаң, 20000 килеп чыга. Бер тапкыр җыелып ашау.

Рамазан аеның асылы бит мескен-фәкырьләрне эзләп табуда, шуларны ашатуда. Ач торуның асылы да шунда бит, мескеннәрнең хәлен аңлау. Шул 20 мең акчаңны илтеп бир мохтаҗ гаиләгә. Юк, алай эзләп йөрергә иренәбез, ялкауланабыз. Ислам диненең нигезе дә шунда. Мохтаҗларны булдырмау. Зәкәт бирүнең асылы да шунда. Байлар ярлыларны гел кайгыртып тору.

Без "подружка"ларга авыз ачтырырга тиеш түгел, фәкыйрьләрне эзләп табарга тиеш.

Туганнарны җыю анысы икенче нәрсә. Анысы изге. Туганлык җепләрен ныгыту динебездә аерым бер дәрәҗәдә. Шул табын артында вәгазь тыңлап кемдер намазга баса, дингә килә. Димәк бу мәҗлес нәтиҗәле булган дигән сүз.

Фэшн ифтар, бизнес ифтар дигән һ.б. чараларны мин гомумән дә аңламыйм. Ул чаралар өчен башка вакыт бар. Өйдә Коръән укыйсы урында мөслимәләр, тематикасы буенча кызыл, яшел, ак күлмәк эзләп Казан бутикаларында җилдерә.

Эх, бабаларыбыз күрсә безне. Пәйгамбәребез (с.г.в.) күрсә... Ахырзаман шушы икән инде дияр идеме? Беркемне дә гаепләмим. Үз фикерләремне генә язам. Күптән борчыганны. Дин - ул тыйнаклык. Рамазан ае ул тәүбә ае, чистарыну, тәрбия ае. Мин дөрес уйламасам, аңлатыгыз миңа, ялгышсам - төзетегез. Мине ифтарга чакырганда гел икеләнеп калам, мин бит фәкыйрь түгел дим. Икенче яктан, чакырган җиргә барырга кушкан", - дип язган ул Вконтакте битендә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 1

Роза

БИК дорес сойлисен.

Аватар

Новости партнёров