Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген Казан телеманарасы кызыл төскә керәчәк

Бүген Казан телеманарасы кызыл төскә керәчәк

https://tnv.ru

17 Апрель 2024, 14:31

104

0

Бүген Казан телеманарасы кызыл төскә керәчәк. Мондый яктырту Бөтендөнья гемофилия көненә һәм Илкүләм донор көненә теләктәшлек белдерү билгесе буларак кабызыла. дип язылган шәһәр мэриясенең рәсми сайтында.

Телеманарада кызыл утларны 19:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күрергә мөмкин булачак.

Бөтендөнья гемофилия көне 1989 елдан башлап билгеләп үтелә. Аның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын канның куеручанлыгы бозылган кешеләрнең проблемаларына һәм ихтыяҗларына җәлеп итү. 

Фото: kzn.ru, Марат Мөгыйнов

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар