Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген Казан үзәгендә хәрәкәт чикләнә

Бүген Казан үзәгендә хәрәкәт чикләнә

https://tnv.ru

25 Апрель 2024, 12:12

14

0

Бүген Казан үзәгендә хәрәкәт чикләнә
Бүген Казан үзәгендә хәрәкәт өлешчә чикләнә. Бу җиңел атлетика эстафетасын үткәрү белән бәйле, диелә шәһәр мэриясе сайтында.

13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр түбәндәге участокларда хәрәкәт ябыла:

Кремль урамы, КФУның төп бинасыннан Казан Кремленә кадәрге участокта;

Шейнкман юлы;

Лобачевский урамы, Кремль урамыннан Дзержинский урамына кадәрге участокта;

Астрономия урамы, Кремль урамыннан Профсоюз урамына кадәрге участокта;

Кави Нәҗми урамы, Дзержинский урамыннан Профсоюз урамына кадәрге участокта;

Муса Җәлил урамы, Дзержинский урамыннан Профсоюз урамына кадәрге участокта;

Чернышевский урамы, Дзержинский урамыннан Профсоюз урамына кадәрге участокта.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров