Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда үлемгә китергән авариядә ир-атның аягы өзелгән

Казанда үлемгә китергән авариядә ир-атның аягы өзелгән

https://tnv.ru

26 Апрель 2024, 10:05

Кичә кич Казанда Химиклар мәдәният сарае янында үлемгә китергән юл һәлакәте булган. Бу хакта KazanFirst яза.

Җәяүле Peugeout машинасы астына эләгә. Шаһитлар сүзләренчә, бәрелү шулкадәр көчле була, ир-атның аягының бер өлеше өзелгән. Ул урында ук һәлак була.

Шәһәр дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте җәяүле юлны тиешсез урында кичкән дип белдерә.

Фото: t.me/Kazan_bezopasno

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар