Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Илфар, Хәлимә, Ника һәм Айсу

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Илфар, Хәлимә, Ника һәм Айсу

https://tnv.ru

06 Май 2024, 14:04

408

0

 Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Илфар, Хәлимә, Ника һәм Айсу
Узган атнада, 29 апрельдән 5 майга кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 314 бала — 164 малай һәм 150 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 55 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Иң кечкенә сабый 1 700 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 4 800 грамм тәшкил иткән.

Атнаның иң популяр исемнәр арасында Мирон, Ранель, Адам, Матвей, Әмир, Василиса, Ева, Ясминә, Айлин һәм Аишә, ә иң сирәк исемнәр - Әлбир, Хәлил, Дэян, Валерий, Сафил, Данил, Илфар, Локман, Тигран, Рәхим, Таир, Айгиз, Святослав, Хәлимә, Ника, Айсу, Әсма, Бәдрия, Валентина, Дана, Селина, Айна, Нәргизә һәмТеона.

Фото: pixabay


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров