Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә

Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә

https://tnv.ru

07 Май 2024, 09:44

22

0

Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә
Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы берничә участокта транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә. Бу автомобиль юлларының асфальт-бетон өслеген ремонтлау белән бәйле, диелә Казан мэриясе сайтында.

6 июньнән 23 июньгә кадәр Ибраһимов проспектында (Восстание урамыннан Воровский урамына кадәр), Химиклар (Беломорск урамыннан Моисеев урамына кадәр), Моисеев (Гудованцев урамыннан Химиклар урамына кадәр), Галимҗан Баруди (Краснококшайск урамыннан Батыршин урамына кадәр) урамнарында юллар ябыла. Шул ук участокларда чикләүләр 2 августтан 15 сентябрьгә кадәр кабат кертеләчәк.

24 июньнән 1 августка кадәр Комсомол (Декабристлар урамыннан Аркылы Гривка урамына кадәр), Гривка (Комсомол урамыннан Шоссе урамына кадәр), Яруллин (Мулланур Вахитов урамыннан Комсомол урамына кадәр) урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә, дип хәбәр итә тышкы төзекләндерү комитеты.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров