Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Клара Цеткин урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнә

Казанның Клара Цеткин урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнә

https://tnv.ru

07 Май 2024, 13:42

Казанның Клара Цеткин урамы буенча транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Шәһәрнең рәсми порталында язылганча, Участокта кайнар су һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрләре алыштырылачак.

27 майдан 9 июньгә кадәр Клара Цеткин урамындагы 6 нчы бинадан Урак һәм Чүкеч урамындагы 22/1 нче бинага кадәрге участокта автомобиль юлы – өлешчә, тротуар тулысынча ябыла.

8 июньнең 23:00 сәгатеннән 9 июньнең 5:00 сәгатенә кадәр Клара Цеткин урамындагы 6 нчы бинадан Урак һәм Чүкеч урамындагы 22/1 нче бинага кадәр автомобиль юлы тулысынча ябыла.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар