Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Рифат, Эрик, Тея һәм Ясинә

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Рифат, Эрик, Тея һәм Ясинә

https://tnv.ru

22 Май 2024, 09:40

305

0

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Рифат, Эрик, Тея һәм Ясинә
Узган атнада, 13 майдан 19 майга кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 381 бала — 196 малай һәм 185 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 127 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Иң кечкенә сабый 1 690 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 5 230 грамм тәшкил иткән.

Атнаның иң популяр исемнәр арасында Марк, Әмир, Лев, Тимофей, Кәрим, Эмир, Радмир, Аяз, Мирон, Тимур, Арина, Амелия, Ясминә, София һәм Әминә, ә иң сирәк исемнәр - Клим, Билал, Лямис, Кави, Владислав, Нәзир, Җамал, Рифат, Эрик, Самуил, Даниэла, Фатыйма, Ида, Этери, Асия, Рузанна, Лея, Сәлимә, Мира, Тея һәм Ясинә.

Фото: pixabay




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров