Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 20 яшьлек мотоцикл йөртүчесе юл һәлакәтендә үлгән

Казанда 20 яшьлек мотоцикл йөртүчесе юл һәлакәтендә үлгән

https://tnv.ru

23 Май 2024, 12:00

Кичә Казанның Челюскин урамында 49 яшьлек «Москвич» йөртүчесе 20 яшьлек мотоциклчы белән бәрелешкән. Ике тәгәрмәчле транспорт йөртүчесе өчен авария үлем белән тәмамлана.

Мотоциклның 14 яшьлек пассажиры төрле җәрәхәтләр ала, аны хастаханәгә салалар, дип Казан буенча Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Шулай ук ведомствода һәлак булган кешенең транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмавын билгеләп үттеләр.

Үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте видеога да эләккән.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар