Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 22 июньдә зиратларга кадәр махсус автобуслар җибәрәчәкләр

Казанда 22 июньдә зиратларга кадәр махсус автобуслар җибәрәчәкләр

https://tnv.ru

20 Июнь 2024, 16:37

44

0

Казанда 22 июньдә зиратларга кадәр махсус автобуслар җибәрәчәкләр
Казанда Троицк ата-аналар шимбәсендә, 22 июньдә, шәһәр каберлекләренә кадәр махсус автобуслар йөриячәк. Автобуслар 8:00 сәгатьтән эшли башлаячаклар. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итә.

«Җиңү проспекты — Мөселман зираты» маршрутына 201с номерлы 10 автобус билгеләнгән.

Шул ук санда 202с номерлы автобуслар «Чехов базары — Мөселман зираты» маршруты буенча йөриячәк.

Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләр өчен 204с номерлы «Дәрвишләр бистәсе — Дәрвишләр бистәсе зираты» дигән бер автобус әзерләгәннәр.

Тагын бер 205с номерлы автобус «Тимерюлчылар мәдәният йорты — Юдино зираты» маршруты буенча йөриячәк.

Ленин исемендәге мәдәният йортыннан Коры Елга зиратына кадәр 206с номерлы алты автобуста барып җитәргә мөмкин булачак.

207с номерлы автобусның берсе «Мөселман зираты — «Курган» зираты» маршруты өчен әзерләнгән.

«Гаврилов урамы — Коры елга зираты» маршруты буенча 208с номерлы сигез автобус йөриячәк.

Ике автобус «Халитов урамы — Киндер зираты - Чебакса торак массивы» 84 нче маршрутына билгеләнгән.

Фото: скриншот ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров