Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Суворов училищесында 76 нчы чыгарылыш тантанасы үтте

Казанның Суворов училищесында 76 нчы чыгарылыш тантанасы үтте

https://tnv.ru

27 Июнь 2024, 14:23

29

0

Казанның Суворов училищесында 76 нчы чыгарылыш тантанасы үтте
Кичә Казанның Суворов училищесында 76 нчы чыгарылыш тантанасы үтте. Быел хәрби уку йортын 61 егет тәмамлады. Шуларның 8е алтын медаль ияләре.

Күбесе укуын оборона министрлыгы ВУЗларында дәвам итәчәк. Хәер-фатиха бирергә укытучылары, ата-аналар җыелган. Суворов училищесы Бөек Ватан сугышы барганда - 1944нчы елда ачылган.

Шул вакыттан бирле 12 меңнән артык кеше хәрби белем алып чыккан. Легендар уку йортында узган тантанада Илдар Сафиуллин да булып кайтты.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров