Онлайн трансляция

Свернуть

Вахитов һәм Идел буе районнарының ике урамында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк

Вахитов һәм Идел буе районнарының ике урамында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк

https://tnv.ru

28 Июнь 2024, 18:04

Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарының ике урамында вакытлыча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Сәбәбе - суүткәргеч участогын төзекләндерү, диелә шәһәр мэриясе сайтында.

1 июльдән 15 июльгә кадәр юлларның түбәндәге участоклары өлешчә ябылачак:

Нурсолтан Назарбаев урамында 16 нчы һәм 48 нче биналар тирәсендә, шулай ук 35 нче торак йортның 1 нче корпусы янында;

Марсель Сәлимҗанов урамы, 27 нче йорт янында;

Павлюхин урамындагы 73 нче йорт тирәсендә.

Моннан тыш, шул ук даталарда 22:00-5:00 сәгатьләрдә Нурсолтан Назарбаев урамының Марсель Сәлимҗанов урамы белән кисешкән урында хәрәкәт чикләнәчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар