Онлайн трансляция

Свернуть

63 яшьлек казанлыны күршесен үтерүдә шикләнеп тоткарлаганнар

63 яшьлек казанлыны күршесен үтерүдә шикләнеп тоткарлаганнар

https://tnv.ru

01 Июль 2024, 11:40

Казанда дача күршесен үтерүдә шикләнелгән 63 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 18 июньгә каршы төндә шикләнелгән кеше 70 яшьлек күршесенә кунакка килә. Ике ир-ат спиртлы эчемлекләр эчә башлый. Шикләнүче күршесе тәненә, үлемгә китергән, күп санлы җәрәхәт салган, диелә хәбәрдә.

Ир-ат сак астына алынган. Бу вакыйганың барлык шартлары ачыклана.

Фото: ru.freepik.com


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар