Онлайн трансляция

Свернуть

Ел башыннан Казанда 9,2 меңнән артык бала туган

Ел башыннан Казанда 9,2 меңнән артык бала туган

https://tnv.ru

01 Июль 2024, 15:54

13

0

Ел башыннан Казанда 9,2 меңнән артык бала туган
Алты ай эчендә Казанда 9263 бала тууы теркәлгән - бу 2023 елның беренче яртыеллыгына караганда 63 балага күбрәк. Яңа туган балалар арасында 4849 малай һәм 4414 кыз бар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина хәбәр итте, дип яза мэрия матбугат хезмәте.

Елена Студеникина сүзләренчә, беренче яртыеллыкта традицион популяр исемнәр Әмир һәм Әминә булган. Шулай ук балаларны еш кына Тимур, Кәрим, Марк һәм Матвей, Эмилия, София, Ясминә һәм Айлин дип атыйлар. Багратион, Весна, Сөембикә, Алена-Матрона бик сирәк исемнәр арасында. 

Беренче тапкыр әти-әни булу бәхетенә 42,7% гаилә ирешә ә калган 57,3% - икенче һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр. 91 парның дөньяга игезәкләре барлыкка килгән.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров