Онлайн трансляция

Свернуть

Атна башыннан кызу тиеп 13 казанлыга ашыгыч медицина ярдәме кирәк булды

Атна башыннан кызу тиеп 13 казанлыга ашыгыч медицина ярдәме кирәк булды

https://tnv.ru

04 Июль 2024, 16:11

516

0

Атна башыннан кызу тиеп 13 казанлыга ашыгыч медицина ярдәме кирәк булды
Атна башыннан Татарстан башкаласында эсселек аркасында ашыгыч медицина ярдәме линиясенә 13 мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Казан шәһәре сәламәтлек саклау хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы күбрәк су эчәргә, табигый тукымалардан ачык төстә һәм иркен кием кияргә, озак вакыт кояшта булудан сакланырга киңәш итә.

Моннан тыш, эссе вакытта көчле физик күнегүләрдән тыелырга, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кергән җиңел ризык ашарга, якыннарыгызның, бигрәк тә өлкәннәрнең һәм балаларның хәлен белешергә кирәк. Кояш сугуның беренче билгеләре булганда, шунда ук медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров