https://tnv.ru
05 Июль 2024, 09:53
Аномаль эсселек аркасында Казанның Девятаев урамында рельсларга зыян килгән. Бу хакта «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шуңа бәйле рәвештә 2 нче маршрут трамвайлары хәрәкәте вакытлыча туктатылган. 1 нче маршрут трамвайлары Сәид-Галиев тукталышына кадәр барачак. Урында авария хезмәте эшли.
Фото: TNV.RU
Бүлешергә
Комментарии 0