https://tnv.ru
16 Июль 2024, 15:46
34
0
Казанның Авиатөзелеш районында берничә урам буенча транспорт хәрәкәте этаплап чикләнәчәк. Сәбәбе - суүткәргеч төзү, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, 22-31 июльдә 2 нче Шатура урамындагы 59 нчы йорт янындагы юлны тулысынча ябачаклар.
1 августтан 10 августка кадәр Чита урамында 11 нче йорттан 25 нче йортка кадәрге участокта хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк.
11 августтан 20 августка кадәр Чита урамындагы 25 нче йорт һәм Айдаров урамындагы 114 нче йорт янындагы транспорт юлы өлешчә ябык булачак.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0