Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда трамвайда акча түләргә теләмәгән пассажир ачудан таш бәреп тәрәзә пыяласын ваткан

Казанда трамвайда акча түләргә теләмәгән пассажир ачудан таш бәреп тәрәзә пыяласын ваткан

https://tnv.ru

17 Июль 2024, 14:18

54

0

Казанда трамвайда акча түләргә теләмәгән пассажир ачудан таш бәреп тәрәзә пыяласын ваткан
Казанда трамвайда барган өчен акча түләргә теләмәгән пассажир ачудан таш бәреп тәрәзә пыяласын ваткан. Нәтиҗәдә, җәмәгать транспортына 100 мең сумнан артык зыян кидә.

Бу хәл Минск тукталышында булган. Билет өчен 42 сум бирергә теләмәгән ир-ат трамвай йөртүче белән сүзгә килгән һәм шау-шу куптарган. Пыяла да ватык, акча да түләнмәгән. Хәзер аны хокук сакчылары эзли. Җинаять эше кузатылырга мөмкин.

Трамвай кондукторсыз система белән җиһазландырылган булган. Хезмәткәрләр, соңгы арада җәмәгать транспортында бушлай йөрергә теләүчеләр артты ди. Бу ни белән бәйле? Тулырак Илдар Сафиуллин.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров