Онлайн трансляция

Свернуть

Эссегә алмашка Татарстанга давыл, яшенле яңгырлар һәм боз килә

Эссегә алмашка Татарстанга давыл, яшенле яңгырлар һәм боз килә

https://tnv.ru

17 Июль 2024, 17:33

1236

0

Эссегә алмашка Татарстанга давыл, яшенле яңгырлар һәм боз килә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит идарәсе белгечләре республикада һава шартларының кискен начараюы турында кисәтә.

Ведомство хәбәр иткәнчә, бүген кич һәм иртәгә, 18 июльдә, эссегә алмашка Татарстанны көчле төньяк-көнбатыш җиле һәм яшенле яңгырлар киләчәк, урыны белән боз явуы ихтимал.

Синоптиклар кайбер урыннарда һава агымының тизлеге 23 м/с ка җитәчәгенә игътибар итә. Яшенле яңгыр вакытында Казанда җилнең көчәюе 15-20 м/с кадәр җитәчәк.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров