https://tnv.ru
01 Август 2024, 12:26
246
0

Казанда ике көн коеп яңгыр яуды. Иртәнге 5тән көчле яшенле яңгыр, су баскан урамнар, транспорт бөкеләре һәм ихтыярсыздан үзгәргән планнар. Аларны Көнбатыштан килгән циклон үзгәртте. Һава торышын фаразлаучы “Фобос” үзәге аңа «Кирсти» дигән исем биргән.
Безнең Гидрометерология үзәге хәбәр итүенчә, ике көндә айлык норманың 70%ы күләмендә явым-төшем теркәлгән. Бу көннәрдә Татарстанда 4 кеше зыян күрде. Лаеш районында ике ир-атка яшен суга. Түбән Камада кичәге өермә вакытында да ике кеше тән җәрәхәте алган. Ташкын булып килгән циклон Татарстаннан кайчан китәчәк? Иртәгә - җәйнең соңгы ае ничек башланыр? Рүзәл Шәрипов репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0